«Әниләр рәсем ясый» күргәзмәсе (6+)

24 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында Алабуга шәһәренең «ПРОФИ» Рәсем-студиясенең төркемле сәнгать күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. 
Экспозиция төрле һөнәр һәм вазифалар башкаручы әниләр һәм әбиләр: инженерлар, табиблар, музыкантлар, эшмәкәрләр, укытучылар кулы белән ясалган картиналардан тора. Алар барысы да – профессиональ булмаган рәссамнар, әмма сәнгатькә гашыйк  һәм эштән бушаган вакытта иҗат белән шөгыльләнә. Студиянең җитәкчесе – рәссам Шилина Елена Викторовна, ТР рәссамнар берлеге, Халыкара укытучы-рәссамнар берлеге әгъзасы.

Алар сәнгатьне ярата һәм Әниләр көненә багышланган «Әниләр рәсем ясый» күргәзмәсендә үз иҗат җимешләре белән уртаклаша. 
Экспозициядә 30 дан артык әсәр: рәсемнәр, график композицияләр һәм декоратив-гамәли сәнгать.
Вернисаж белән котларга шәһәребез рәссамнары, музыкантлары, шагыйрьләре киләчәк. 
Күргәзмәгә чакырабыз.

Поделиться: