«Иҗат чикләре» вернисаж (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 6 март көнне 16 сәгатьтә  рәссамнар Лима Букина, Ольга Новожилова, Ирина Хлюпова, Оксана Шиферстова, Екатерина Осенкова, Евгения Хановаларның төркемле күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.
Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда сәнгать белән шөгыльләнүче нәфис затлар, кайсы иҗади берлекләрдә катнашуларына һәм профессиональлек дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә, үз картиналарын тәкъдим итәчәк. Экспозициядә акварель техникасында башкарылган 38 эш булачак.
Ачылу кичәсендә Чаллының танылган рәссамнары, шагыйрьләре, музыкантлары чыгыш ясаячак.

Белешмәләр өчен телефон. 70-02-26

Поделиться: