«Прометей» клубында очрашу (18+)
16
Февраль 2020
Якшәмбе
Урта гасыр Русе турында иң беренче мәгълүмат чыганакларының берсе булып борынгы рус әдәбиятының бөек һәйкәле «Слово о полку Игореве» санала. Кайчандыр «сүз»нең барлыкка килүен XVIII гасыр белән бәйлиләр, аның чынлыгына шикләнәләр. Академик Дмитрий Лихачёвның «Слово о полку Игореве и культура его времени» китабы бу карашны кире кага. 16 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең «Прометей» фәнни-популяр әдәбият клубында әлеге китап буенча фикер алыштылар һәм автор китергән дәлилләрне карадылар. Клублылар академик Д.Лихачевның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән танышты, борынгы рус әдәбияты әсәрләре, «Слова о полку Игореве» әсәренең төрле басмалары һәм тәрҗемәләре, Д.Лихачев китаплары урнаштырылган күргәзмәгә күзәтү ясады. |