12 март көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгенең «Гармония» клубы кысаларында «Су Джок дәвалау ярдәмендә үз-үзеңә ярдәм итү чаралары» дигән сәламәтлек кичәсе узды.
Су-Джок дәвалау – үз-үзеңә нәтиҗәле һәм куркынычсыз массаж ясау ысулы, көнчыгыш медицинасының соңгы казанышы. Чарада катнашучылар уч төбендәге һәм табандагы шифалы нокталар, даруларсыз гына авыруларны дәвалау ысуллары турында белде. Г.Кибардинның «Су-джок ярдәмендә үз-үзеңә диагностика ясау һәм дәвалау» китабына күзәтү ясалды. Кунаклар дәвалау сеансы үтте – шарчык һәм корыч боҗра белән бармакларга массаж ясады.
Алган белемнәр өлкән яшьтәге укучыларыбызга үз-үзләренә һәм якыннарына Су-джок дәвалау ысуллары белән сихәтләнергә ярдәм итәчәк.
|