Петербург язучысы Александр О’Санчес белән очрашу кичәсе (12+)

Бесплатно

14 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә Петербург язучысы Александр О’Санчес белән иҗади очрашу узды.

IMG_7643
IMG_7646
IMG_7641

Әдәби әсәрләрдә, фентезимы, фантастикамы, детективмы, криминаль сугыш яки мелодрамамы, нинди генә жанрда язылган булуына карамастан хыял һәм чынбарлыкны аеру авырмы. Гомумән, бу хакта уйлану кирәкме, әллә форма турында уйламыйча гына укыргамы? Шул һәм башка тагын бик күп сорауларга җавап бирде рус язучысы, прозаик, шагыйрь О’Санчес.  

Чара тыңлаучылар белән әңгәмә формасында үтте. Александр О’Cанчес үзенең китапларын тәкъдим итте, иҗат юлы һәм әсәрләрен язу тарихы белән таныштырды. Кичә дәвамында автор китабыннан афоризмнар укыды, яңа иҗади планнары белән уртаклашты.

«Бизе» дуэты (вокал Эльмира Фәсхетдинова, аккомпанемент Лариса Варенцова)  башкаруында  О’Санчес сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

Очрашу азагында язучы автографлар таратты.

Александр О’Cанчес – Санкт-Петербург язучылар берлеге әгъзасы, «Илгизәр» премиясе лауреаты, 2010 һәм 2014 елларда «Петраэдр» премиясе лауреаты, «Аура-Инфо» нәшриятының «Энҗе бөртеге» премиясе, «Тере металл» (2013) премиясе лауреаты, «Кромешник», «Нечисти», «Я люблю время», «Суть острова», «Хвак» 5 романнан торган цикл, «Пинка удаче», «Я – кирпич» романнары авторы.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: