«Ветеран» клубында очрашу кичәсе (18+)
9
Апрель 2021
Җомга
«Көлү – гөнаһ түгел!» – «Ветеран» клубында узган кичә шулай дип аталды һәм чарага килүчеләр бу сүзләр белән килеште. Уен-көлкенең кәефне генә түгел, сәламәтлекне дә яхшыртуын табиблар күптән исбатлады инде. Галимнәр белдерүенчә, бер минут көлү гомерне 15 минутка озынайта. Чарада катнашучы ветераннар да үзләренең һәм башкаларның кәфеләрен яхшыртырга тырышты. Кичә дәвамында сәхнәдә мәзәкләр, шаяртулар, күңелле шигырьләр, шаян җырлар яңгырады. Такмаклар бәйгесе бик күңелле узды. Шулай ук тамашачылар өчен Нина Нестеровна Древаль һәм Алия Габдуллина җырлар башкарды. Уртак көч куеп, клублылар юмористик стенгазета әзерләде. |