Туган якны өйрәнүче язучы Мансур Сафин белән очрашу кичәсе (6+)

Һәр китап язучыдан башлана. Аның фантазиясе безне сагышланырга, шатланырга, уйларга, фикер йөртергә мәҗбүр итә. Язучы белән очрашу, үз уй-хыялларын җанландырырга сәләтле кеше белән танышу мөмкинлеге булу бик яхшы. Балалар өчен иҗади очрашулар аеруча кызыклы. 

IMG_20210319_141646
IMG_20210319_132424
IMG_20210319_132618_1
IMG_20210319_141530
IMG_20210319_132530

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен танылган язучы, якташыбыз Мансур Габдулла улы Сафин белән очрашу оештырды. Балалар өчен кызыклы шәхес һәм талантлы автор белән танышу һәм аралашу мөмкинлеге туды. Иҗади очрашуда Мансур Сафин яшьләргә үзе, иҗаты, үз әсәрләренең ничек тууы, журналист һөнәре турында сөйләде. Балалар язучыны игътибар белән тыңлады, аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Укучылар очрашуга алдан әзерләнгән иде: аның шигырьләрен яттан сөйләде, барысы бергә М.Сафин шигырьләренә язылган җырларны тыңлады. Язучы үзенең яңа иҗат иткән шигырьләрен укыды, ә балаларга күбрәк китап укырга, тарих һәм әдәбиятны өйрәнергә, белем һәм күзаллауларын киңәйтергә киңәш бирде.  
Чара «Татар язучылары: китаплар һәм язмышлар» программасы кысаларында үтте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: