«Матур буласың килсә…» Очрашу кичәсе (12+)

12 нче санлы татар китапханәсе өлкән сыйныф укучылары өчен «Матур буласың килсә…» дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырды. Чарада укучылар моданың килеп чыгу тарихы һәм бүгенге көнгә кадәр үсеше турында мәгълүмат алды. 

мероприятие о красоте и моде
мероприятие о красоте

Очрашуның кунагы «Ева» матурлык салоны визажист-чәчтарашы макияжның, яшь кызлар һәм егетләр өчен модалы прическаларның үзенчәлекләре турында сөйләде, чәч һәм бит тиреләрен карау серләре белән уртаклашты, макияж ясау һәм өй шартларында катлаулы булмаган прическалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар профессионалга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде: «Визажист, чәчтараш булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?», «Бу һөнәргә кайда өйрәнергә була?» һ.б.

Кичә азагында китапханә хезмәткәрләре матурлык һәм мода турындагы китап, энциклопедияләрдән торган күргәзмәгә күзәтү ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: