«Әдәби Чаллы» Очрашу кичәсе (6+)

28 гыйнвар көнне 14 нче санлы китапханәдә, «Туган шәһәрем, яраткан шәһәрем» /Әдәби Чаллы/ программасы һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина һәм шагыйрә, «Тылсымлы каләм» Республика конкурслары җиңүчесе Рушания Гыйләҗева белән очрашу кичәсе узды.

IMG-20200128-WA0025
IMG-20200128-WA0009
IMG-20200128-WA0036
IMG-20200128-WA0030
IMG-20200128-WA0034

Чара башында китапханәче «Ләйсән» әдәби берләшмәсе барлыкка килү тарихы турында сөйләде, «Ләйсән тамчылары» дигән презентация күрсәтелде, анда балалар узган гасырның 70 нче еллары язучылары – Мөдәррис Әгъләмов, Нәҗип Мадьяров, Газиз Кашапов, Эдуард Касыймов һ.б.ларның тавышларын ишетә алды. Татарстанда яшәп иҗат итүче күп кенә язучыларның үз иҗат юлларын нәкъ менә Чаллының «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә башлап җибәрүе хакында белделәр алар.

Укучылар кунакларның чыгышын зур кызыксыну белән тыңлап утырды, шигырь тууга кагылышлы сораулар бирде. Р.Хәмидуллинаның «Алмалы чак» дип аталган яңа китабы тәкъдим ителде, балалар исә әлеге китаптагы шигырьләрне сөйләде. 

Р. Гыйләҗева үзенең яңа шигырьләрен укыды. Язучыларның иҗатлары буенча «Күңелем җырлый» һәм «Алматауның бер кошы мин» презентацияләре күрсәтелде. Чара азагында кунаклар балаларга имзаланган китапларын бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: