«Аны онытырга мөмкин түгел»: очрашу кичәсе (12+)
13 нче санлы китапханә, Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне якынлашканда, «Аны онытырга мөмкин түгел» дигән очрашу кичәсе оештырды. Чарага бала вакытта Латвиянең «Куртенгоф» Саласпилс концентрацион лагеренда тоткында булган кешеләр – В.И.Теленков һәм В.И.Нестеренко чакырылды. Алар кансыз рәвештә җәзалаулар, кешеләр өстендә медицина өйрәнүләре алып бару, фашистларның явызлыгы һәм лагерьларда олыларныкыннан бер дә аерылып тормаган кеше яши алмаслык шартлар турында үзләренең балачак хатирәләре белән уртаклашты. Илебездә шул вакыйгаларның шаһитлары көннән-көн кими бара, шунлыктан дәһшәтле сугыш еллары турында үзләре сөйләү мөмкинлеге булган очрашу тоткында булганнарның үзләре өчен генә түгел, безнең өчен дә бик мөһим. Әлеге чара Икенче бөтендөнья сугышының иң куркыныч битләре – концлагерьлары һәм аларның корбаннары турында күзаллау тудырды. |