Китапханәнең 50 еллык юбилеена багышланган очрашу кичәсе (18+)

9 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан китапханә китап сөюче дусларын һәм хәзерге вакытта лаеклы ялдагы хезмәткәрләрен үзенә җыйды. Кичә күтәренке кәеф белән башланды һәм зур бәйрәм чарасына әверелде. Китапханәчеләр кунаклар өчен «БИБЛИО-ТВ» дип аталган махсус канал әзерләде. Анда «Юбилей почтасы», «Китапханә елъязмасы», «Көйне таны», «Барысы да китапханәдә вакытта» кебек тапшырулар күрсәтелде. Бәйрәм каналын музыкаль тукталышлар, уеннар һәм махсус репортажлар бизәде. Очрашуга килгән кунаклар үз адресларына бик күп җылы сүзләр ишетте. 

Ветераннар хатирәләре белән уртаклашты, китапханә тормышыннан кызыклы һәм мавыктыргыч хәлләрне сөйләделәр. Чара кунаклары төрле бәйгеләрдә аеруча дәртләнеп үз сәләтләрен күрсәтте, үзара дустанә рухта аралашты, яшьлек елларын искә алды. Очрашу бик күңелле һәм онытылмаслык булып узды.

 
Поделиться: