«Тормышны сөючеләр» Өлкәннәр көненә багышланган очрашу кичәсе (18+)
2
Октябрь 2019
Чәршәмбе
1 октябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә Өлкәннәр көне уңаеннан «Тормышны сөючеләр» исемле очрашу кичәсе узды. Чара кунаклары өчен китапханә хезмәткәрләре «Нәсел агачы» дип аталган кызыклы викторина әзерләде. Һәр катнашучы сорауларга җавап биреп, призлар ала алды. Ә халык авыз иҗатын яхшы белүчеләр чәй һәм чәй эчү турындагы мәкальләр бәйгесендә катнашты. Оста хуҗабикәләр «Тәмле аш пешерү серләре» бәйгесендә белгәннәре белән башкаларны сокландырды.
|