«Бер җылы сүз җитә күңелләрне эретергә» Очрашу кичәсе (6+)

6 декабрь көнне 10 нчы санлы китапханә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең 5,6,7 нче мәхәлләләр беренчел оешмасы белән берлектә Халыкара инвалидлар көненә багышланган очрашу кичәсе уздырды.

Башта тәбрикләү сүзләре белән Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Комсомол бүлеге беренчел оешмасы рәисе Карпова Т.И. чыгыш ясады. Бәйрәмнең төп бурычы – җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү. Китапханә кунаклары, тормыш авырлыкларын җиңә-җиңә, җәмгыять өчен нинди дә булса файда һәм яхшылык эшләргә тырышучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән танылган кешеләр турында сөйләгәнне тыңлады.

Мөмкинлекләре чикле кешеләргә еш кына гади генә аралашу да җитмәскә мөмкин, шунлыктан чарага килүчеләрнең барысы да әлеге очрашуга бик шат булды. Җылы һәм дустанә атмосферада алар шатлыклары белән уртаклаша, борчулары турында сөйләшә, «Әтиләр һәм балалар» викторинасында катнаша, үзләре кебек үк кешеләр язган тетрәндергеч шигырьләр тыңлый алды. Отышсыз шаян лотерея  исә кунакларны тагын да шатландырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: