«Һәрчак үрнәк булып калырсың» М.Җәлил истәлегенә хәтер кичәсе (12+)

13 февраль көнне 6 нчы санлы китапханәдә, уртанчы сыйныф укучылары өчен, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Һәрчак үрнәк булып калырсың» исемле М.Җәлил истәлегенә хәтер кичәсе узды.

Год Памяти и Славы
Стихотворение У подъезда

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты һәм каһарманнарча һәлак булуы моңлы бер җырга, яхшылыкның явызлыкны җиңүе турындагы халык эпосына тиң. Яшь буын үз халкының геройларын белергә, алардан ныклыкка, батырлыкка өйрәнергә һәм җир йөзендә башка сугышларга юл куймаска тиеш.

Волхов фронты солдатларының ачы язмышы турында сөйләү, фотолар һәм документаль хроника балалар өчен ачыш булды. Муса Җәлил дә – шуларның берсе. Солдатларның юлында һәлакәтле, сазлы урыннар очрый; алар ачлык, өшү һәм тоткынлык җәзаларын кичерә. Соңыннан бу җирләрне «Үлем үзәне» дип атыйлар. Укучылар милли батальоннар, җәлилчеләр турында сөйләгәннәрне аеруча игътибар белән тыңлады. Шагыйрьнең батырлыгы һәм ныклыгы турында балалар тарафыннан укылган шигырьләре сөйләде. Укучылар кечкенә Мусаның балачагы, аның нинди китаплар укуы һәм тәүге тапкыр язган шигырьләре турында да искә алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: