«Мин – гади рәссам» Кичә-портрет (12+)

29 гыйнвар көнне 16 нчы санлы китапханә, бөек рус рәссамы, портретчы Валентин Александрович Серовның 155 еллыгы уңаеннан, уртанчы сыйныф укучылары өчен «Мин – гади рәссам» дигән кичә-портрет уздырды.

Серов 1
серов 4

Укучылар зур кызыксыну белән танылган рәссамның тормыш юлы турында мәгълүматны тыңлады, «Валентин Серовның гаҗәеп пумаласы» дигән электрон презентация рәссамның берничә эше мисалында иҗаты белән таныштырды. Сәнгать әсәрләрен яхшырак кабул итү өчен, һәр рәсемгә махсус сайлап алынган көй уйнап торды. Чарада катнашучылар яңа белемнәр туплап кына калмады, ә Валентин Серов иҗатының төрле якларына кагылышлы үз фикерләрен дә белдерә алды. Балалар, XIX гасырның башка танылган рус рәссамнары И.И. Шишкин, В.М. Васнецов, И.И. Левитан, А. Пластов иҗаты белән чагыштырып, рәссамның эшләренә анализ ясады. 

Кичә азагында алган белемнәр буенча «Таныш һәм таныш булмаган Валентин Серов» викторинасы үткәрелде, шулай ук укучылар, «Картиналар галереясына барырга кирәкме?» дигән сорауга җавап биреп, эстетик яктан үсеш алу өчен, сәнгатькә якынаю барыбыз өчен дә мөһим, дигән нәтиҗә ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: