«Көрәшеп узган гомер…»: кичә-портрет (12+)

12 февраль көнне 6 нчы санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен бөек татар шагыйре М.Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Көрәшеп узган гомер…» исемле кичә-портрет узды. 
Чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлыннан аз билгеле булган фактларны, аның катлаулы балачак һәм яшьлек еллары, әдәби эшчәнлеге, аның фронтта көрәшүе, тоткынлыкка эләгүе һәм шагыйрьнең исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр китабы турында күп мәгълүмат алдылар. Укучылар М.Җәлилнең шигырьләрен укыды, аның сүзләренә язылган җырларын тыңлады, викторина сорауларына җавап бирде. 
Китапханәче бөек шагыйрьнең китапларыннан торган күргәзмәгә күзәтү ясады.
Чара азагында шигърияте генә түгел, гомумән, шагыйрьнең фаҗигале язмышы да батырлык һәм ныклык үрнәге булып тора дигән нәтиҗә ясалды. 

 

Поделиться: