«Серле Такташ дөньясы» кичә-портреты (12+)

28 гыйнварда 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен татар шагыйре Һади Такташның тууына 120 ел булуга багышланган «Серле Такташ дөньясы» исемле кичә-портрет үткәрде. 

23ф. Вечер-портрет Серле Такташ дөньясы….
All-focus

Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар шагыйрьнең катлаулы язмышы турында белде, «психологик портрет»ын төзеде, аның дуслары, каләмдәшләренең истәлекләреннән өзекләрне укыды. 
Чара барышында Һ.Такташның аны «шагыйрь-новатор», «бунтарь шагыйрь», «табигать матурлыгын җырлаучы шагыйрь», «мәхәббәт җырчысы», «оратор шагыйрь» буларак ачып салучы шигырьләре яңгырады. Шулай ук укучылар автор башкаруында «Киләчәккә хатлар» поэмасыннан өзекнең аудиоязмасын тыңлады.   
Чара Һ.Такташның гаилә архивы фотоларыннан торган электрон презентация белән үрелеп барды. Күренекле шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә әзерләнгән иде. Чара Ф.Кудашева башкаруындагы Х.Туфанның Такташка багышланган «Кайтырсың шикелле тоела» шигыренә язылган җырны тыңлау белән тәмамланды.    

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: