«Федор Абрамов. Намус һәм бурыч кушканча» Кичә-портрет (18+)
12 февраль көнне өлкән яшьтәге укучылар өчен 15 нче санлы китапханә «Федор Абрамов. Намус һәм бурыч кушканча» дип исемләнгән кичә-портрет уздырды. Чара язучының юбилеена багышланды. «Сез ышанасызмы?» викторинасы чарага килүчеләрне Федор Абрамовның тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән таныштырды. Аның иҗади эзләнүләре – каләм тибрәтә башлавы, укучыларына әйтергә теләгән фикерләре турында «Северное сияние» документаль фильмыннан өзек сөйләде. Укучылар Федор Александровичның «Братья и сестры» спектакленнән өзекне дә бик теләп карады. Кичәдә катнашучылар, авторга ияреп, ни өчен Россиядә авыллар үлә бара, Абрамов әсәрләренең исемнәре зур мәгънәгә ияме, ни өчен балалар ата йортыннан китә һәм кайту юлын оныта кебек сорауларга җавап эзләде. Чара автор китапларыннан торган күргәзмәне карау белән тәмамланды. |