«Гаҗәеп күчтәнәч» Шагыйрь Мәхмүт Газизовны искә алу кичәсе (0+)

6 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда танылган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мәхмүт Газизовны искә алу кичәсе үтте.

IMG_6867
IMG_6882
IMG_6906

Кичәдә мәктәп укучылары шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән танышты. Мәхмүт Газизовның әдәби эшчәнлегенә тирәнрәк төшенер өчен, чарага аның каләмдәше һәм дусты Мансур Сафин чакырылды. Шагыйрьнең тормыш иптәше Нурсинә Газизова үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Ул балаларга гаилә архивында сакланган кызыклы грамоталар, дипломнар, китаплар һәм фотоларны күрсәтте. Шагыйрь катнашындагы видеоязма ярдәмендә, укучылар аның тере тавышын ишетә алды. Кичә барышында балалар санамышлар санады, авторның сүз уйнатып язылган шигырьләрен укыды, кайбер әсәрләрен яттан сөйләде.

Мәхмүт Газизов – «Гаҗәеп көн», «Мәйдан», «Бер, ике, өч…», «Ике куян койрыгы», «Бүремалай белән Аюбай» һ.б. китаплар авторы. Ул балалар өчен шигъри әкиятләр, шигырьләр һәм санамышлар язган. Исән булса, 2020 елның 8 февралендә Мәхмүт Газизовка 80 яшь тулыр иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: