Людмила Дорженковскаяның хәтер кичәсе (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә 23 май көнне 15:00 сәгатьтә Людмила Дорженковскаяның «Лекарство от одиночества» китабын тәкъдим итү һәм график эшләре күргәзмәсе узачак.
Людмила Константиновна – Автокаланың иң популяр хәзерге заман язучыларының берсе, шәһәребезнең «Наши Челны» гимны авторы. Аның шигырьләренә танылган музыкантлар җырлый торган җырлар язылган. Аңа гомумкешелек кыйммәтләре – мәхәббәт, дуслык, яхшылык, тугрылык якын һәм кадерле. 
Людмила Константиновнаның таланты күпкырлы: ул шагыйрә генә түгел, ә үзенчәлекле рәссам, фәлсәфи картиналар авторы. Аның 76 яшендә гомере өзелде, әмма күп чаллылылар хәтерендә бүген дә аның матур иҗади кичәләре саклана. 
«Лекарство от одиночества» китабы аның туганнары һәм дуслары тырышлыгы белән дөнья күрде. Анда 150 дән артык шигырьләр һәм 20 автор график эшләре. 
Шигъри җыентыкны тәкъдим итүгә һәм күргәзмәгә чакырабыз.
Керү ирекле.

Поделиться: