«Холокост… Кешелек тарихында аннан да куркынычрак вакыйга юктыр» Хәтер кичәсе (12+)

30 гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары өчен «Холокост… Кешелек тарихында аннан да куркынычрак вакыйга юктыр» исемле хәтер кичәсе узды.

IMG_8722
IMG_8731
IMG_8748

27 гыйнвар – Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Бу көнне бар цивилизацияле дөнья нацистларның вәхши акцияләре корбаннары алдында баш ия. Китапханә хезмәткәре укучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды. Ерткыч сәясәтнең күпсанлы корбаннары, рәхимсез рәвештә яһүд халкын үлем лагерьларында массакүләм юкка чыгару турында сөйләде. Лагерь тоткыннарының коточкыч хәле һәм кимсетелүләре турында балалар «Аушвиц» фотоальбомын карап белде. Искитмәле язмышы «Пианинода уйнаучы» фильмы өчен нигез итеп алынган поляк композиторы Владислав Шпильманның тормыш тарихы белән таныштылар. Меңләгән кешене җәзалап үтерелүдән коткарган Оскар Шиндлер хакында белделәр. Аның турында Томас Кенилли тарафыннан «Шиндлер исемлеге» китабы язылган һәм фильм төшерелгән. Студентларга Джон Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме» китабы турында сөйләделәр. Ул кеше язмышлары һәм кылган гамәлләре турында уйланырга мәҗбүр итә. Чара барышында Холокост фаҗигасе турындагы фильмнардан өзекләр күрсәтелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: