«Беслан: өзелгән дәрес» хәтер кичәсе (12+)

3 сентябрь көнне 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Л.Б.Васильев исемендәге Кама Автомеханика техникумы укучылары өчен «Беслан: өзелгән дәрес» исемле хәтер кичәсе уздырды. Катнашучылар 16 ел элек Төньяк Осетиядә булган фаҗигале вакыйгаларны искә алды.

Китапханәченең Бесландагы куркыныч фаҗиганең бөтен дөньяны тетрәндерүе турындагы чыгышы вакытында 1 нче мәктәп бинасындагыларны тоткарлау вакыйгасы хәбәрләре һәм хроникасы видеоматериаллары күрсәтелде. Шул хәлләрне үз башыннан кичкән кешеләрнең хатирәләре яздырылган кадрлар беркемне дә битараф калдырмады. Тоткында калучыларны үз гомерләре барәбәренә коткарып һәлак булган спецназ хезмәткәрләре турында сөйләү чараның аерым бер темасы булды. Беслан турында «Мин хәтерлим» шигыре яңгыраганнан соң, барлык катнашучылар террорчылык корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды.

Чара азагында укучыларга «Бесландагы теракт корбаннарына һәйкәлләр» презентациясе күрсәтелде һәм «Фәрештәләр шәһәре» меиориаль комплексы барлыкка килү турында мәгълүмат бирелде. Теләге булган һәр кеше Төньяк Осетиядәге фаҗига турында сөйләүче «ММЧ: терактлар хроникасы» газета материаллары тупланмасы белән таныша алды. Беслан корбаннарын искә алып, яшь буын вәкилләре террорчылык үсешенә каршы көрәш һәм аны кисәтүнең иң яхшы чаралары бер-береңне хөрмәт итү һәм толерантлык икәнен аңларга тиеш.

Поделиться: