«Куллар тудырган могҗизалар» халык иҗаты кичәсе (12+)

28 февраль көнне 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» аралашу клубында өлкән яшьтәге укучылар өчен «Куллар тудырган могҗизалар» дигән халык иҗаты кичәсе узды. Клубның чираттагы утырышына 88 нче мәктәпнең технология укытучысы Энҗе Таҗиева килде һәм барлык катнашучыларны кул эшләре дөньясына алып кереп китте.

20200228_174319
20200228_184643
IMG_20200228_180802
IMG_20200228_184245
20200228_180853
20200228_182049
20200228_183631
20200228_183654

Клублылар могҗизаи эшләнмәләр остабикәсенең кабатланмас һәм берсеннән-берсе матур кул эшләре белән танышты һәм кунакның иҗатка ничек килүе, кайсы танылган шәхесне үрнәк итеп куюы һәм яңа эшләр өчен илһамны каян алуы турында сөйләвен тыңлап тәэсирләнде. Энҗе Фәнәвил кызы сүзләренчә, безнең тормыш шулкадәр кызу агым белән бара һәм кайвакыт әлеге әйләнешның ахыры да юк сыман. Ә бит туктап, борынгы әбиләребез сыман тынычлап, ял да итәсе килә! Аларның эшчән кулларында энәләр искиткеч матур бизәкләр тудырган… Нервыларны тынычландыру һәм стресстан котылу өчен, Көнчыгышта медитациягә мөрәҗәгать итәләр. Клубның кунагы фикеренчә, бу – яхшы ысул, шулай да вакыт тарафыннан сынау узган психотерапия ысулы – кул эше белән шөгыльләнү дә шундый ук нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Чөнки мондый шөгыль төре – ул иҗади ял, тынычландырып кына калмый, ә яшәргә көч һәм тормыш яме бирә!

Энҗе Фәнәвил кызы бәйрәмгә бик күркәм һәм катлаулы булмаган сувенирлар – конфет гөлләмәләре ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Клуб әгъзалары азарт белән, остабикә артыннан кабатлап, үзләрен кечкенә генә шедеврлар тудыруда сынап карады. Һәм эшеңнең җимешләрен күрү һәм үзеңнең сәләтле булуыңны аңлауның күңелгә рәхәтлек бирүен билгеләп уздылар. Кичә азагында барлык катнашучылар кул эшләре турында китаплардан торган «Матурлык турында илһамланып!» дигән күргәзмәне карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: