«Яхшылык җирдә ятмый»: Халыкара инвалидлар көненә багышланган кичә (18+)

5 декабрь көнне Халыкара инвалидлар көне уңаеннан «Гармония» клубы әгъзалары өчен 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Яхшылык җирдә ятмый» дип аталган кичә узды.

IMG-20191205-WA0026
IMG-20191205-WA0037

Кичә кунакларына котлау сүзләрен җиткерергә «Гренада» иҗтмагый җирле үзидарәсе һәм 4, 5, 6 нчы микрорайоннарның Инвалидлар җәмгыяте рәисләре килде. Китапханәчеләр музыкаль уен программасы үткәрде. Ә һинд тылсымчысы чыгышы барысы өчен дә сюрприз булды, ул төрле фокуслар күрсәтте һәм серле конкурсларда катнашырга чакырды. Клублылар бик теләп «Игелек һәм теләкләр агачы» уенында катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, моңлы җырлар җырлап, бәйрәм кәефе тудырды. Чарада бик күп яхшы һәм җылы сүзләр, теләкләр яңгырады, кунакларны котларга килгән 13 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары исә концерт номерлары белән куандырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: