«Бирешмибез әле елларга!» исемле кичә (6+)

3 октябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге 4,5 нче мәхәлләдә яшәүче өлкәннәр өчен «Бирешмибез әле елларга!» дип исемләнгән кичә уздырды.

Чараның программасы кызыклы һәм бай булды. Бәйрәм хөрмәтенә җылы тәбрикләү һәм чын күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырады.

Кичәдә кунакларга китапханәнең иң «хуш исле» китаплары тәкъдим ителде. Чыннан да, аларны укыганда үзенчәлекле «исен» тоймый мөмкин түгел. Әлеге тарихларның авторлары: И.А. Бунинның  «Темные аллеи»,  А. Дюманың «Дама с камелиями», Патрик Зюскиндның «Парфюмер», Сара Эдисон Алленның «Сахарная королева»… Аларның китаплары һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә һәм аерым бер тәм бирә. 

Кабак бәлеше исләре белән җәйге шатлык хисләренә һәм көзге йомшак җылыга чумарга Эльчин Сафарлиның «Рецепты счастья» китабы булышты. Бәйрәмне 78 нче Пушкин пролицее укучылары башкаруында концерт номерлары бизәде. Чыгыш ясаучылар арасында Мәскәүдә узган «Голос дети» программасы кастингында катнашкан укучы да бар иде. Әлеге музыкаль номерлар яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр тудырды. Өлкәннәр бик теләп оттырышсыз әдәби викторинада, «Исләр лотосы», «Ароматабышмаклар» уеннарында катнашты. Чарада «Гренада» җирле үзидарә оешмасы рәисе С.С. Исаева да катнашты, ул бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Берсеннән-берсе тәмле камыр ризыклары һәм башка тәм-томнар белән чәй эчү рецептлар алмашу белән үрелеп барды. Әдәби рецепт буенча әзерләнгән Пушкинның яраткан алма пирогы белән сыйлау бәйрәм өстәленең бизәге булды. 

Кичә барысына да шатлык хисләре һәм яхшы кәеф бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: