«Россия аналары» Хөрмәтләү кичәсе (18+)

26 ноябрь көнне 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өчен «Россия аналары» дип аталган хөрмәтләү кичәсе уздырды. Чарада катнашучылар һәм социаль үзәк хезмәткәрләре ана булу бәхетенә ирешкән барлык хатын-кызларны һәм шулай ук бу дөньяга килгән, кемнеңдер баласы булу бәхетен татыган һәм яраткан әнисенең назлы куллары җылысын тойган кешеләрне олылады.

IMG_4677
IMG_8685
IMG_4671

Алып баручы Мәскәү яны районнарының берсендә гомер иткән 12 бала анасы Анна Савельевна Алексахина турында сөйләде. Ул – «Герой-ана» ордены белән бүләкләнгән беренче хатын-кыз. «Ышаныч» коллективы горурлык белән «Күпбалалы ана» исемен йөртүче үз хезмәткәрләрен хөрмәтләде.

Кичәдә катнашучылар танылган рәссамнарның аналарга багышланган сәнгать әсәрләре турындагы «Рәсемнәрдә ана сурәте» исемле видеопрезентациясен карады. Китапханәче Леонардо да Винчи иҗат иткән, хәзерге вакытта Эрмитажның энҗе бөртеге саналучы танылган «Мадонна Литта» картинасы турында сөйләде.

Бары тик әниләр генә баласын 9 ай буе йөрәк астында, 3 яшькә кадәр кулларында һәм гомер буе йөрәк түрендә йөртә! Нәкъ менә шул турыда бәян итте Светлана Копылованың чара барышында яңгыраган «Ике сабыйның ана корсагында сөйләшүе» дигән мәсәл-җыры. Бала бәхетле булса, ана да бәхетле! Балаларның әниләре турында ни уйлавы хакында өлкәннәр «Балалар сөйли» видеосюжетын карап белде.

Хөрмәтләү кичәсендә тәкъдим ителгән «Ералаш» киножурналының «Әнинең туны» һәм «Әни һәрчак хаклы» серияләре чарага күңелле ноталар өстәде.

Чара азагында Рәсүл Гамзатовның «Аналарны саклагыз» поэмасыннан алынган юллар барлык әниләргә карата иң күңелләрне эретерлек сүзләр булып яңгырады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: