Тукай диктантында 900 дән артык кеше катнашты (12+)

2023 елның 12 апреленнән 26 апреленә кадәр Чаллы «ҮКС» МБУсенең рәсми сайтында (библиотека-челны.рф) «Тукай диктанты» дигән төбәк агарту акциясе үтте.

Диктант Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан һәм онлайн-тест формасында үткәрелде. Бәйгедә төрле районнардан: Чаллы, Казан, Чистай, Түбән Кама, Теләче һ.б. лардан 900 дән артык кеше катнашты.  Бу укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, студентлар һәм мәктәп укучылары. 

Акциядә катнашучылар 15 сораудан торган тест үтте. Диктантта һәр сорауга берсе генә дөрес булган өч җавап варианты тәкъдим ителде.  

1
4
2
3

Үткән тест азагында нәтиҗәләрне күрергә һәм һәр сорау өчен җавапка аңлатманы укырга мөмкин булды. Катнашучылар белемнәрен тикшереп кенә калмады, ә үз электрон адресларына Сертификат та алды. 

Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: