«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында иҗади эшләр бәйгесендә катнашырга чакырабыз (6+)

Бесплатно

Чаллы шәһәре мәктәпләренең 2-4 нче сыйныф укучыларын иҗади эшләр бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Бәйге «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында уздырыла. Әлеге проектның максаты – укучыларны төп мәдәни вакыйгалар һәм мәдәният учреждениеләре уздырган мәдәни-ял итү чаралары белән таныштыру. 

Бәйгедә катнашу өчен ирекле темага мәдәният учреждениеләрендә булу, мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән аралашу нәтиҗәләре буенча иң истә калганмәдәни чара турында эссе язарга, аңа фото яки видеоматериаллар белән презентацияне беркетергә. 

Иҗади эшкә таләпләр:
– электрон төрдә word форматында, 1-2 битлек эссе;
– PPTX, PPTM, PPT, PDF форматларының берсендә презентация (Microsoft Office PowerPoint), слайдлар саны 10 биткә кадәр булырга мөмкин (фотолар саны 10 нан, видео саны 1 дән артмаска тиеш).

Бәйге эшләрен бәяләү критерийлары:
– презентациядә укучының проектта катнашуы видеосы булу (2 минутка кадәр), аның мәдәният учреждениесендәге чарага карата фикерләре һәм хис-кичерешләре;
– видеоны төшерүдә үзенчәлеге һәм иҗади якын килүе;
– презентациядә укучының мәдәни чарада булуын дәлилләүче фотолар булу;
– иҗади эшнең Проектның тематик юнәлешенә туры килүе;
– креативлык, иҗади эшнең үзенчәлеге;
– эштә авторлык позициясен күрсәтү (аның кабатланмаслыгы, үзенчәлеге);
– иҗади эшнең сәнгатьчә үзенчәлеге (төрле стилистик алымнар, жанрлар һ.б. куллану);
– презентацияне дөрес итеп, тиешенчә ясау.

Бәйгене оештыручылар: Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән берлектә Мәдәният идарәсе.

Бәйгене уздыру вакыты: 2022 елның 19 апреленнән 6 маена кадәр.

Иҗади эшләрне 6 майга кадәр library-oa@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: 71-40-88, 70-02-29.

Поделиться: