Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә сирәк һәм борынгы «Апостол» китабын тапшырдылар (18+)

Зур стажлы табиб, Чаллы шәһәрендә яшәүче Лев Апанаев раритет басманы Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә тапшырды. 
Бу китап – иске славян телендә язылган «Апостол»ның беренче басма версиясе. Аның яше берничә йөз елларны исәпли, бу исә аны чын тарихи һәм мәдәни артефакт итә. Басмадагы Апостол Павелны сурәтләүче гравюрасы белән китап аеруча зур кыйммәткә ия. 
ТР Милли китапханәсенең сирәк китаплар бүлеге белгечләре «Апостол»ны җентекләп өйрәнәчәк. Тикшеренүләр кысаларында китапның төгәл яше, аның нәшер ителү һәм төпләнү үзенчәлекләре ачыкланачак, шулай ук Апостол Павел гравюрасына анализ ясалачак. Тикшеренү нәтиҗәләре әлеге уникаль экземплярның тарихи һәм мәдәни әһәмиятен тулырак бәяләргә һәм китап басу контекстында һәм иске славян теле тарихында аның урынын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Экспертиза тәмамлануга җентекле нәтиҗә әзерләнүе һәм аның ТР Милли китапханәсе сайтында басылып чыгуы көтелә.  

«Апостол» сирәк китабын тапшыруны Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырды. Вакыйга 4 октябрь көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә узды. Тулырак  «Челны-ТВ»«Вести Татарстан» телекомпанияләре репортажларында.

 

Поделиться: