Яр Чаллыда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар (6+)

Бүген Яр Чаллыда каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуны билгеләп үттеләр. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган истәлекле чара традиция буенча бөек татар шагыйре скверында узды.

IMG_6973
IMG_6980
IMG_6986

Очрашуда Комсомол районы Башкарма комитеты вәкилләре, язучылар, урта гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм җәмәгатьчелек катнашты.

Тантаналы чараны сәламләү сүзләре белән Комсомол районы Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Скибина Татьяна Александровна ачты. Ул шагыйрь, Советлар Союзы Героеның бай иҗади мирасы һәм батырлыгы турында искә төшерде. Чаллы язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин үз чыгышында Муса Җәлилнең шигырьләре үз халкына гына түгел, бөтен планета халкына адреслануын билгеләп үтте.

Чарада укучылар башкаруында каһарман-шагыйрьнең шигырьләре һәм язучылар Әнвәр Шәрипов, Айрат Суфиянов, Зөләйха Минһаҗеваларның геройга багышланган шигъри әсәрләре яңгырады. Композитор Рубис Зарипов Муса Җәлилнең «Җырларым» җырын башкарды.

Истәлекле чара бер минут тынлык һәм шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: