Чаллыда «Бердәмлек йөрәкләрне җилкендерә» дигән китап фестивале узды (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә 2026 елда игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Бердәмлек йөрәкләрне җилкендерә» дигән китап фестивале узды.
«Татулыкка таба илтүче китап сукмагы» дигән зур интерактив күргәзмә чараның төп нигезе булды. Кунаклар Россиядә, Татарстан Республикасында һәм Чаллыда яшәүче төрле халык язучылары һәм шагыйрьләренең әдәбияты белән танышты. Һәркем үзе өчен күпмилләтле илнең мәдәнияте, тарихы һәм гореф-гадәтләре турында сөйләүче әсәрләрне таба алды. 

фест 9
фест 6
2CC-ePdGKeDklotdD31JFgxPmu4DbFwTF_h8bcBh2V31uzm6T7XSPMP4ZGWCapwFWotGrJfzP0o7eeMUylgS1x_a
фест 1
фест 2
фест 3
фест 4
фест 8
фест 5
фест 7
фест 12 (2)
фест 11

«Россиянең бердәм агачы» дигән исем астында фестивальне ачу тантанасы янәшә яшәүче халыкларның күптөрлелеген, аларның кабатланмас мәдәниятен һәм гүзәллеген ачып салды. Тамашачылар өчен рус халык җыры белән Галина Зубарева, «Бөрҗән» бавшкорт биюе белән «Агыйдел» хореография ансамбле чыгыш ясады, Раушания Гыйләҗева «Карлыган» татар халык җырын башкарды, ә сәнгать көллияте укытучысы һәм халыкара бәйгеләр лауреаты Вера Зиһаншина «Җаный» керәшен халык җырын тәкъдим итте. Чарага килгән Төркмәнстан кунаклары да үз биюләрен күрсәтте. 
Ясалма интеллект ярдәмендә татар, бвшкорт, рус, дагыстан, төркмән халык көйләренә яраклаштырылган җырларга әйләндерелгән төрле халык әкиятләре яңгырады. 
Яшь кунаклар «Әкиятләр сандыгы – бергәләп ачабыз» дигән курчак театры спектакле карады, анда балалар үзләре өчен төрле халык әкиятләрен ачты.
Башлангыч сыйныф укучылары «Бердәмлектә безнең көч» танып белү уен программасында катнашты. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, «җеп» уенын уйнады. Һәр катнашучы илебездә яшәүчеләр өчен дуслык, кояш һәм мәхәббәт теләде, шулай итеп бер уртак нык җеп барлыкка килде. 
«Милли курчак» сәнгать cәгате төрле халыкларның милли киемнәрендә курчаклар күргәзмәсе тәкъдим итте, китапханәче аларның тарихы һәм ясалу серләре турында сөйләде.

Программаны әдәбият тарихы музеенда халык кәсепләре остасы Эльза Низаметдинова белән «Кама бизәкләре» дигән иҗади очрашу тәмамлады.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: