«ҮКС» МБУсендә «Яңа бурычлар контекстында планлаштыру һәм хисап тоту» семинары үтте (18+)

19 сентябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «ҮКС» МБУнең структур бүлекләре җитәкчеләре өчен «Яңа бурычлар контекстында планлаштыру һәм хисап тоту» дигән семинар уздырылды.
Шәһәр үзәк китапханәсенең методик һәм инновацион эш бүлеге мөдире Д. Н. Миронова тарафыннан 2025 елга китапханәләр эшчәнлеген планлаштыру буенча киңәшләр бирелде һәм еллык хисапның актуаль сораулары каралды. Ул еллык план төзегәндә игътибар итәргә кирәкле төп темалар һәм юнәлешләрне билгеләп үтте. 
Директор урынбасары Р. Н. Каюмова китапханәләргә үз эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итәргә ярдәм итүче агымдагы һәм булачак бәйгеләр турында мәгълүмат белән уртаклашты. 
Методист А. Ф. Гыйльмуллина китапханәләрдә мәдәни-агарту чараларының заманча формаларынна күзәтү тәкъдим итте, бу семинарда катнашучыларга чаралар оештыру һәм укучыларны җәлеп итү өчен яңа идеяләр алырга мөмкинлек бирде. 

Семинар банер
Миронова ДН
Каюмова РН
Гильмуллина АФ
Фахруллина ГМ
Янмурзина АЯ

Шәһәр үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге мөдире Г. М. Фәхруллина «2025 елның истәлекле һәм күренекле көннәре: мәгълүмати эшне ничек итеп матур һәм истә калырлык итәргә» дигән консультация әзерләде.
Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее мөдире А.Я.Янмурзинаның йомгаклау консультациясе кызыклы һәм файдалы булды. Ул Чаллының юбиляр язучылары һәм 2025 елда булачак шәһәрдәге мөһим даталар турында сөйләде. 
Семинар эше бик бай һәм файдалы булды. Катнашучылар үз эшләрен яхшырак планлаштырырга һәм уңышларга ирешергә ярдәм итәрлек бик күп файдалы мәгълүмат алды. Семинар тәҗрибәләр һәм идеяләр белән уртаклашырга ярдәм итте, катнашучыларның күзаллауларын киңәйтте һәм яңа проектларга һәм башлангычларга рухландырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: