Җәйге уку залында — Шәһәр көне: уеннар, журналлар, мастер-класс һәм китаплар (0+)

Август үз хокукларын ала, һәм аның белән бергә күпләребез яраткан «Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы да кире кайта, ул чәршәмбе көнне, 5 августта, барлык теләге булганнарны Шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкка чакыра. 

Кунаклар өчен «Яраткан шәһәрем!» күргәзмәсенә күзәтү оештырылачак, анда Яр Чаллы турында күп кенә яңа мәгълүматлар белергә, таныш урамнарны искә төшерергә һәм үткәннәрнең билгесез битләрен ачарга, шулай ук үзеңнең җылы хатирәләрең белән уртаклашырга мөмкин булачак. Ярышырга һәм үз көчен сынап карарга теләүчеләргә  «Өстәл уеннары» бик ошаячак — монда классик шашкалар һәм шахматлар да, балаларны да, өлкәннәрне дә мавыктырачак заманча уеннар да җыелган. 

Тыныч ялга өстенлек бирүчеләр өчен китапханәчеләр «Журнал битләрен ач, ямансулама!» дигән матбугат басмаларына күзәтү ясаячвк, анда фондтагы иң яңа кайткан һәм кызыклы журналлар һәм газеталар тәкъдим ителәчәк, димәк, һәркем үзенең күңеленә хуш килгәнен таба алачак. Ә иҗат сөючеләр «Сәлам, Чаллы!» мастер-классында катнаша алачак, анда китапханәчеләр җитәкчелеге астында яраткан шәһәргә багышланган матур кул эшләнмәләре ясаячаклар һәм аны истәлеккә өйләренә алып кайтып китәчәкләр. 

Гадәт буенча  «Ал! Укы! Кара!» буккроссингы эшләячәк — һәркем үзенә ошаган китап ала һәм алмашка үз китабын калдыра алачак. Барлык чараларга керү ирекле, рәхим итегез!

Поделиться: