Казанда «Минем тарих – минем Татарстан!» Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр (12+)

2020 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем тарих – минем Татарстан!» Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Бәйгенең оештыручылары: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Республика традицион мәдәниятен үстерү үзәге». 

IMG-20201211-WA0014
IMG-20201211-WA0015
Диплом Голюса Мансуровна
IMG-20201211-WA0016

Бәйге җиңүчеләре арасында безнең хезмәттәшләр дә бар:
Шәһәр Үзәк китапханәсенең Белешмә-мәгълүмат бүлеге мөдире Фәхруллина Гөлүсә Мансур кызы «Көчле коллективта – безнең киләчәгебез» номинациясендә II дәрәҗә җиңүче булды.
17 нче санлы китапханә хезмәткәре Сираҗетдинова Ландыш Рафвак кызы «Минем гаиләм» номинациясендә III дәрәҗә җиңүче дип танылды. 
Бәйге җиңүчеләренең эшләре «Моя история – Мой Татарстан!» басмасында дөнья күрәчәк.

Әлеге лаеклы бүләкләргә ия булган хезмәттәшләребезне тәбрик итәбез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: