Туган тел көнендә чаллылылар шигырь сөйләде (0+)

26 апрель, бөек татар шагыйре һәм язучысы Габдулла Тукайның туган көнендә Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә. Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Башкарма комитетның мәдәният идарәсе ярдәме белән бөек шагыйрь Г.Тукайның 136 еллыгына багышланган #ЧитаемТукая#Тукайны укыйбыз дигән шигъри нон-стоп уздырды. 20 апрельдән башлап 26 апрельгә кадәр атна дәвамында катнашучылар татар телендә генә түгел, рус телендә дә әсәрләр укыды. Нон-стоп, катнашучыларга уңайлы булсын, Чаллыдан кала, башка шәһәр-районнардан, хәтта башка республикалардан да катнаша алсыннар өчен, онлайн режимда үткәрелде. Чарада балалар бакчалары, мәктәпләр, шәһәребез китапханәләре укучылары актив катнашты. 

Яшь чикләүләре булмады, чөнки балалар да, өлкәннәр белән беррәттән үзләренең матур чыгышлары белән шаккатырды. Барлыгы 50 дән артык иҗади чыгыш тәкъдим ителде. Иң яшь катнашучы  Сибагатова Алинә (3 яшь) Г. Тукайның «Туган тел» шигырен сөйләде.

Катнашучыларның чыгышлары белән  https://vk.com/bibl_chelny «ВКонтакте»дагы рәсми төркемебездә  сылтама буенча альбомда таныша аласыз

Безнең социаль челтәрләргә кушылыгыз һәм бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз, мәдәни вакыйгалардан һәрчак хәбәрдар булырсыз.

Поделиться: