Үзәк балалар китапханәсендә Бөтенроссия Олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды (6+)

24 ноябрьдә Үзәк балалар китапханәсе «Россия символлары» Бөтенроссия проекты кысаларында уздырылучы «Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: фронт һәм тыл батырлыклары» Бөтенроссия Олимпиадасына нәтиҗәләр чыгарды. Олимпиада Россия дәүләт балалар китапханәсе тарафыннан оештырылды һәм 19 ноябрь көнне үткәрелде. 
10-12 яшь төркемендә 22 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 4 «В» сыйныфы укучылары, 13–16 яшь төркемендә 25 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 8 «А» сыйныфы укучылары катнашты. Бланкларны дөрес итеп тутыру буенча инструктаж үткәннән соң, балалар биремнәрне үтәргә кереште.
Олимпиадада 58 кеше катнашты. Баллар исәбе буенча 10-12 яшьлекләр арасында Гайнетдинова Айгөл һәм 13-16 яшьлекләр арасында Пономарева Елизавета җиңүчеләр дип танылды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Поделиться: