Китапханәдә «Сугыш юллары буйлап» исемле сәнгатьле укучылар бәйгесе узды (12+)
15 май көнне Үзәк китапханәдә Бөек Ватан сугышы чорында совет халкы күрсәткән батырлыкларга багышланган «Сугыш юллары буйлап» исемле сәнгатьле укучылар бәйгесе узды. Бәйгедә Чаллы шәһәре белем бирү йортларының 11 яшьтән алып 19 яшькәчә укучылары катнашты. Бәйге өч номинациядә үтте: «Сугыш шигърияте», «Сугыш прозасы», «Катнашучының үзе иҗат иткән шигырьләре». Чыгышлар видео, презентация, музыкаль фон белән үрелеп барды. Катнашучылар үзләре дә әсәрдә язучы тудырган образларга кереп чумды. Бәйгенең җиңүчеләре:
Оештыручылар катнашучылар башкарган сугыш турындагы шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр күңелләрдә бары тик якты һәм шатлыклы хисләр калдыргандыр дип ышана. Иң мөһиме, әлеге фаҗигале вакыйгалар шигырьләрдә, рәсемнәрдә, хатирәләрдә генә калсын, чынбарлыкта беркайчан да кабатланмасын. Бәйгедә катнашучыларның барысына да һәм аларның җитәкчеләренә, әти-әниләренә ярдәм иткәннәре һәм хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдерәбез. Җиңүчеләрне котлыйбыз, барыгызга да уңышлар телибез! Призлы урыннар яуламаучылар Катнашучы сертификатына ия була.
|