Китапханәдә җырчы Ворония катнашында музыкаль-иҗади кичә узачак (12+) Анонс!

Бесплатно

20 февраль көнне 15 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган музыкаль-иҗади кичә узачак. Чараның кунагы – шәһәребездә күпләргә билгеле җырчы Ворония.
«Ворония» музыкаль тәхәллүсе белән танылган җырчы Римма Бәхтиева «Фолк» һәм «Фолк-рок» жанрларында җырлар башкара, шәһәребез мәйданчыкларында узучы күп кенә фестивальләрдә катнаша.
Кичәдә кунагыбыз үзенең иҗат юлы белән таныштырачак һәм,  тамашачыларга соңгы альбомы мотивлары буенча яңа программасын тәкъдим итеп, иң яхшы җырларын башкарачак. Аның нәфис, хисчән һәм лирик вокалы яңгыравыклы флейта, скрипка һәм гитара авазлары белән кушылып беркемне дә битараф калдырмый.
Бүгенге көндә җырчы профессиональ музыкантлар белән берлектә җырлар аранжировкалау өстендә эшли. Теләге булганнар җырчыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә һәм автограф ала алачак.
Сезне җырлы-моңлы кичәдә көтеп калабыз!
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Поделиться: