Фантастика сөючеләр китапханәгә җыелачак (0+)

Бесплатно

14 март көнне 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр шәһәр Үзәк китапханәсендә ел саен уздырылучы XII «Могҗизалар тудырырга сәләтлеләр» дип аталган F4 фантастика фестивале узачак. 

Быелгы фестиваль фантастикага нигез салучыларның берсе Герберт Уэллсның 155 еллыгына багышлана. Чара кунаклары Санкт-Петербург язучы-фантастлары Николай Романецкий, Светлана Тулина, Светлана Васильева һәм Марианна Алфёрова белән аралаша алачак.
Шулай ук чарага килүчеләрне яшь рәссамнар Екатерина Карташева һәм Юлия Акмалованың эшләреннән «Күзләребез үзгәрешләр таләп итә» исемле күргәзмәсе, пластилиннан рәсем ясау буенча мастер-класс, «Күренмәс кеше эзләре буйлап» квест-уены, Ворония башкаруында этник җырлар көтә. 
Фестивальдә аның кысаларында узган фантастика сөючеләр өчен бәйгеләр җиңүчеләре игълан ителәчәк. 

Сезне түбәндәге адрес буенча фестивальдә көтеп калабыз: Ямашев бульвары, 4/14а, шәһәр Үзәк китапханәсе.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Поделиться: