Китапханәдә рәссам-бизәүче Фаил Ислам күргәзмәсе эшли (0+)
6
Декабрь 2019
Җомга
Сезне шәһәр Үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясына рәссам-бизәүче, фотограф, шагыйрь, шәһәребезнең иң талантлы шәхесләренең берсе Фаил Исламның эшләреннән торган күргәзмәгә чакырабыз. Фаил Ислам озак еллар «Көмеш кыңгырау» республика балалар газетасында рәссам-бизәүче, фотограф булып эшләде. Аның рәсемнәре шәһәребез һәм республикабызның күп кенә язучылар китапларын бизи. Аяныч, 2019 елның 13 июлендә Фаил Исламның гомере өзелде. Әлеге кичә ачык күңелле кеше, моңлы, шигъри җанлы, талантлы рәссамның якты истәлегенә багышланды… Керү ирекле. Күргәзмә 20 декабрьгә кадәр дәвам итә. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.
|