Китапханәдә РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы Рауза Латыйпова-Иванованың шәхси күргәзмәсе ачылды (6+) (+ВИДЕО)
Үзәк китапханәнең сәнгать бүлегендә РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы Рауза Латыйпова-Иванованың «Туган як матурлыгы» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Тантаналы рухта рәссам-мөгаллимәне котларга аның дуслары, элеккеге шәкертләре, хезмәттәшләре, иҗатын сөючеләр җыелды. Рауза Габдерәкыйм кызы осталык серләре белән уртаклашты, туган якның матур табигатьле почмакларына рәсем ясарга йөрүләре турында сөйләде. Кичә дәвамында сәнгать көллияте студенты Ләйлә Сөләйманова башкаруында борынгы татар җырлары яңгырады. Экспозиция ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган. Төрле жанрдагы утыздан артык эш – Татарстан Республикасының табигате сурәтләнгән пейзажлар, декоратив-стилизацияләнгән рәсемнәр, «Татар халык киемнәре» сериясе тәкъдим ителә. Рауза Габдерәкыйм кызының иҗат әсәрләре Татарстанның рәсем сәнгате музеенда, Россия, Франция, Италия, Төркиядәге шәхси коллекцияләрдә саклана. Күргәзмә 2020 елның 18 октябренә кадәр дәвам итә. Сорауларыгыз булса, 70-02-26 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.
|