Китапханә яңа форматта «Сәнгать төне – 2020» Бөтенроссия акциясенә кушылды (0+)

3 ноябрь көнне Чаллы шәһәр Үзәк китапханәсе чираттагы тапкыр «Сәнгать төне – 2020» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Китапханәнең мәгълүмати киңлегендә туры эфирда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Рият Мөхәммәтдинов һәм Сәгыйдә Сираҗиеваларның «Туган илем – сиңа җырым. Песнь Отчизне» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Аларның иҗатында иң төп һәм яраткан тема – татар халкының тарихы һәм мәдәнияте. 

Җыр сөючеләр педагог-музыкант, Халыкара бәйге һәм фестивальләр лауреаты Лили Камская белән арт-очрашуда катнашты. 

«Җилкәнле алтын көймә» мастер-классында рәссам Чаллы каласы туграсының символик мәгънәсе турында сөйләде һәм этаплап рәсем ясарга өйрәтте. 


Иң нәни тамашачыларыбызны «Сказки для Несмеяны» шәүләләр театры тамашасында тылсымлы кыз маҗаралары көтте.  

Поделиться: