Альберт Лиханов китабы буенча фикер алышу (12+)

23 апрель көнне 14 нче санлы китапханәнең «НиКо» яшүсмерләр клубы кысаларында А. Лихановның «Солнечное затмение» повесте буенча фикер алышу узды. Әлеге китап аларның яшьтәшләре, кырыс тормыш дөреслеге, мәхәббәт, дуслык, кешелеклелек, ата-ана белән мөнәсәбәт турында. Кешедәге матур әхлакый башлангычның теләсә кайсы явызлыкны, вак җанлылыкны җиңәргә сәләтле булуы һәм кешенең рухи көчлелеге турында.

IMG-20190425-WA0009
IMG-20190425-WA0008
IMG-20190425-WA0007

Балалар Альберт Лихановның тормыш юлы белән танышты, аның иҗатының төп темасын ачыклады, тәкъдим ителгән әсәре буенча актив рәвештә фикер алышты. Шунысы кызыклы, «Солнечное затмение» повестеның атамасында ук ниндидер бер каршылык ятканы күренә: яктылык һәм яшәү чыганагы булган кояш һәм шуларны үз эченә йотучы караңгылык. Тормышта да нәкъ шулай бит. Яхшылык явызлыкка каршы көрәшә, яшәү – үлем белән, ә кем кемне җиңә – анысы инде күпчелек очракта үзебездән тора. Повестьның төп геройлары да менә шул хакта сөйли, алар бөтен «кайгылар»ны – кояш тотылу, ә яшәүне «кояш»ның үзе белән чагыштыра. Яшүсмерләрнең тормышында һәм аларның гаиләләрендә дә «кояш тотылулар» булганы бардыр.  Китап геройлары Лена – тумыштан инвалид, ә Федор – сау-сәламәт бала. Араларында шундый аермалыклар булуга карамастан, аларның язмышлары тормыш вакыйгалары белән генә түгел, рухи туганлык белән дә бәйләнгән. Повесть шуның белән дә кызыклы: ул укучысына кешеләр арасында үз-үзеңне табуның мөһимлеген, әйләнә-тирәдәге хәлләр, бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗлар өчен җаваплылык тоярга кирәклеген аңларга ярдәм итә.

Укучыларга фикер алышу өчен төрле сораулар тәкъдим ителде. Мәсәлән, «Солнечное затмение» әсәрендә автор нинди мәсьәләләрне күтәрә?», «Алар турында дәрестә фикер алышырга мөмкинме?», «Лена белән Фёдор киләчәктә бергә булырмы?», «Повесть геройларына карата сезнең мөнәсәбәт?», «Әлеге китап сезнең тормыш кыйммәтләрен үзгәрттеме?» һ.б. Бик күп төрле фикерләр яңгырады. Иң мөһиме, һәрберсе дә: «дөньяда безгә бәйле булмаган, без үзгәртә алмаган күп нәрсәләр бар, әмма кеше бәхетле булыр өчен әллә ниләр эшли ала! Кайвакыт моның өчен башкаларга ярдәм итү дә җитә!» – дип белдерде.

Альберт Лихановның һәр әсәре – яшәү мәгънәсе, яхшылык һәм явызлык, кешелек дәрәҗәсе турындагы кечкенә генә бер шедевр. Ә бу әсәрләрдән нинди әхлак сабаклары алу китап укучының үзеннән тора.

Әлеге кызыклы дәрес өчен чарага килгән балаларга рәхмәт белдерәбез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: