«Тукай әкиятләре геройларында кунакта» Бәйрәм иртәсе (0+)

24 апрель көнне 15 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бөек татар шагыйренең туган көне уңаеннан «Тукай әкиятләре геройларында кунакта» исемле бәйрәм иртәсе үткәрде.

7
1
20190424_102252
4
20190424_102136
2
10
3

Китапханәче балаларга язучының катлаулы язмышы, «Шүрәле» поэмасын иҗат итүгә илһамландырган яраткан Кырлай авылы, Г.Тукайның әкиятләре бик күп телләргә тәрҗемә ителүе хакында сөйләде. «Тукай әкиятләре» видеовикторинасы әсәрләренең геройларын искә төшерергә ярдәм итте, ә «Тукай геройлары» уенында балалар иҗади сәләтләрен күрсәтә һәм үзләрен артистлар ролендә сынап карый алды.  Балалар янына кунакка Су анасы һәм Шүрәле килде. Алар алтын таракны эзләргә һәм Шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгыннан тартып алырга булышуларын үтенде. Моның өчен «Алтын таракны тап» һәм «Түбәтәй» уеннары үткәрелде. Геройлар ярдәм иткән өчен балаларга рәхмәт белдерде.

Чара барышында татар һәм рус телләрендә Габдулла Тукайның «Китап», «Бала һәм күбәләк», «Туган авыл» кебек шигырьләре яңгырады. Бәйрәм иртәсе азагында балалар татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын бергәләп җырлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: