«Чаллы һәйкәлләре» дип аталган бәйрәм иртәсе (0+)

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне – кешелек дөньясында бөек вакыйгаларның һәм чорларның гасырлар аша узган шаһитлары хөрмәтенә булдырылган уникаль бер бәйрәм ул. Шушы вакыйга белән бәйле рәвештә 25 апрель көнне 17 нче санлы китапханә «Чаллы һәйкәлләре» исемле бәйрәм иртәсе оештырды, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар чакырылды.

20190425_102618
20190425_102508
20190425_095240
IMG-20190425-WA0004 (1)

Чара башында балалар һәр һәйкәлнең шәһәребез тарихының бер өлеше булуы турында белде,  «КАМАЗ төзүчеләренә дан», «Ватан сугышчыларына», «Ватан-Ана» кебек һәйкәлләр белән танышты. Шулай ук балалар Р.Беляев, Е. Батенчук, С. Титов,  В. Высоцкий, М. Җәлил, Г.Тукай һ.б. күренекле шәхесләр хөрмәтенә куелган һәйкәлләрнең барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат алды, тәкъдим ителгән фотолардан шәһәребезнең тарихи урыннарын таныды. Чара азагында балалар халкыбызның героик һәм фаҗигале үткәне турында искә төшереп торучы урыннарны сакларга һәм кайгыртырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Бәйрәм иртәсе Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә бару һәм мемориалга чәчәкләр салу белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: