«Без Татарстан балалары» бәйрәм иртәсе (0+)

27 февраль көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, патриотлык хисләре – Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатларында, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Без Татарстан балалары» дигән бәйрәм иртәсе үткәрде.

All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus

Балаларга Ватан, туган як төшенчәләренә аңлатма бирделәр. Республикабызның гербы, гимны һәм байрагы, гореф-гадәтләре һәм йолалары, туган якның табигый байлыклары, танылган шәхесләре, башкалабыз Казан, туган шәһәребез турында сөйләделәр, милли киемнәр, бизәкләр, милли ризыклар белән таныштырдылар. Нәни китап сөючеләр Ватан турында шигырьләр сөйләде, «Гори, гори ясно», «Юрта», «Чума үрдәк, чума каз» кебек төрле халык уеннарын уйнады, табигать турында табышмаклар чиште, «Мин Татарстан турында нәрсә беләм?» викторинасы сорауларына җавап биреп, алган белемнәрен ныгытты.  

Чара электрон презентация һәм курай моңнары белән үрелеп барды. «Татарстан – Ватаным минем» китап күргәзмәсе әзерләнде. Бәйрәм иртәсе Татарстан гимны белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: