«Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле» телдән журнал (6+)

26 гыйнвар көнне Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, «Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле» дип аталган кичә узды.

1
3
4
2

Китапханәче укучыларга Татарстан Республикасының күпмилләтле булуын, хәзерге вакытта аның территориясендә 115 милләт вәкиле яшәгәнен сөйләде. Шулай ук елның исеме, Указы, логотибы белән дә таныштырды.
Республиканың иң зур байлыгы, горурлыгы – Татарстан халкы. Татарстан җире – татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Шулай ук монда күп кенә башка милләт вәкилләре үзләренең икенче туган илен тапкан. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуваш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-тату яшәгән. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора. Аларның бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәтен, йолаларын өйрәнүе һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияләве, үз итүе, дуслыгы электрон презентациядә ачык чагылды. Китапханәче республикада яшәүче халыкларның тел үзенчәлекләрен һәм төрлелеген туплаган китапханә фондында сакланучы китап күргәзмәсе белән таныштырды. Презентациядә күрсәтелгән милли киемнәргә карап укучылар кайсы халыкныкы икәнен танып белделәр, төрле телләрдә булган китаплардан өзекләр укып күрсәттеләр. Һәр милли тел, һәр халык – дәүләтнең кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле дигән фикер белән әлеге кичә тәмам булды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: