«Стрит-арт, граффити. Бэнксига ияреп»: телдән журнал (12+)

22 гыйнвар көнне, сәнгати-эстетик тәрбия буенча программа кысаларында, 6 нчы санлы китапханәдә «Стрит-арт, граффити. Бэнксига ияреп» дигән телдән журнал уздырылды. 
9 нчы сыйныф укучылары заманча урбанистик сәнгать – стрит-арт тарихы белән танышты, аның төрләре һәм техникалары турында мәгълүмат алды. Әлеге сәнгать төренең танылган вәкилләре икенче битнең темасы булды. Рәссамнарның тормыш юлы аеруча әһәмиятле эшләрнең фотоларын күрсәтү белән тулыландырылды. Телдән журналның өченче бите әлеге юнәлештә эшләүче иң легендар рәссамнарның берсе – Бэнкси турында сөйләүгә багышланды. Ул аның тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактлар турында видеоязмалар белән үрелеп барды.
Чара азагында шаян тест үткәрелде. Балалар фотолар буенча аларның фотошопта эшләнгәнме яки чын стрит-арт объектларымы икәнен билгеләде.  

 

Поделиться: