«Виктор Астафьев прозасының үзенчәлеге» Телдән журнал (16+)

15 ноябрь көнне 15 нче санлы китапханә өлкән яшьтәге китап сөючеләр өчен «Виктор Астафьевның проза үзенчәлеге» исемле өч биттән торган телдән журнал уздырды.

«Тумышы белән Себердән» исемле беренче бит Виктор Петрович тормышындагы кызыклы фактлар – аның крестьян гаиләсендә тууы, кечкенәдән әнисез калып, әбисе тәрбиясендә үсүе, аннан соң балалар йортына эләгүе; сугыш башлангач, үз теләге белән фронтка китеп, анда берничә тапкыр авыр яралануы һәм башкалар турында сөйләде. Калган гомерен ул туган авылы Овсянкада яши һәм соңгы көннәренә кадәр иҗат итә. Язучының тормышындагы кайбер вакыйгаларны укучылар, «Страшная правда войны» документаль фильмын карап, Виктор Петровичның үз авызыннан ишетте.

IMG_20191115_140942
IMG_20191115_143055
IMG_20191115_141022
IMG_20191115_143544
IMG_20191115_145811

Журналның «Астафьевның тере сүзе» дигән икенче бите прозаикның иҗаты турында бәян итте. Чарага килүчеләр үзләре укыган «Прокляты и убиты», «Царь-рыба», «Последний поклон», «Людочка» әсәрләре буенча фикер алышты; «Солдат и мать», «Жизнь прожить», «Падение листа», «Ода русскому огороду» хикәяләреннән өзекләрне укыды. Укучыларны язучының әсәрләрендә сугыш дөреслегенең ни дәрәҗәдә тулы итеп яктыртылуы, табигать һәм кеше арасындагы үзара мөнәсәбәтләр темасы аеруча җәлеп итте. Катнашучылар зур кызыксыну белән Виктор Астафьевның үз исеменнән язылган хатларыннан цитаталарны укыды.

Телдән журналның «Соңгы тапкыр баш иябез» дип аталган соңгы бите язучы хөрмәтенә аталган истәлекле урыннар: туган ягы Красноярск өлкәсе Овсянка авылындагы Виктор Астафьев музей йорты, Красноярск–Абакан юлы һәм Красноярскиның үзендә язучыга һәйкәлләр, Овсянка авылындагы Виктор Петрович һәм аның тормыш иптәшенә багышланган мемориаль сын турында сөйләде. Барлык һәйкәлләр белән укучылар кызыклы презентация ярдәмендә таныша алды.

Чара «Астафьев эзләре буйлап» дип аталган видеовикторина белән тәмамланды, ул автор әсәрләре буенча төшерелгән нәфис фильмнарны искә төшерергә мөмкинлек бирде. Укучыларда әлеге чарадан соң Виктор Астафьев китаплары белән танышуны дәвам итү теләге туды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: