«Азат ителгән дөньяның мәңгелек хәтерендә…» Телдән журнал (18+)

21 гыйнвар көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү реабилитантлары өчен «Азат ителгән дөньяның мәңгелек хәтерендә…» исемле телдән журнал үткәрде.

Әлеге чара катнашучыларга Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле вакыйгаларының берсе – Ленинград блокадасы турында искә төшерү максатында оештырылды.

Телдән журналның өч бай эчтәлекле бите «Атам йортына сугыш бәреп керде!», «Батырлык, ныклык һәм каһарманлыкның 900 көне һәм төне» һәм «Геройларга мәңгелек дан!» дип аталды. «Ленинград – яши!» дип исемләнгән слайд-презентация ярдәмендә тыңлаучылар каланың блокада шартларында ничек яшәве, анда яшәүчеләрнең нинди авырлыкларга дучар булуы, шулай ук коткаручы «Тормыш юлы» турында белде. 

Чарага килүчеләр О. Берггольц, Ю. Воронова, Н. Тихонова һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре белән танышты, «Ладога турында җыр» исемле видеоязма карады. Укучылар игътибарына «Буйсынмас Ленинград» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Поделиться: